Логотип
Хәбәрләр

Чулпан: «Эстрада бакчасын тутырган чүп үләне арасындагы иң матур чәчәк»

"Тагын шул инде!" - диярсез, әйе, шул инде, диярмен мин дә! "Бигрәк каты кочаклагансың!" - диделәр бу фотоны күрүчеләр. #оятсыз, имеш? Кочакламыйча! Бу моң иясе эстрада бакчасын тутырган чүп үләне ара...

"Тагын шул инде!" - диярсез, әйе, шул инде, диярмен мин дә! "Бигрәк каты кочаклагансың!" - диделәр бу фотоны күрүчеләр. #оятсыз, имеш? Кочакламыйча! Бу моң иясе эстрада бакчасын тутырган чүп үләне арасындагы иң матур чәчәк, элҗе-мелҗе килгән йолдызлар арасындагы иң яктысы, шуңа аны җибәрәсе килмичә кочтым инде! Андыйларны сакларга кирәк, алар аз бит! Үзе бер үк ачуланмасын инде бу кыланмышларыма. Ачуланмыйм!"- дигән булды тагы? Менә бит ничек була: кайчандыр аның концертына бер генә тапкыр булса да барырга иде, дип хыялланып йөргән идем, хәзер исә елга әллә ничә күрәм! Аллаһка шөкер! #профессияжурналист булгач?
Ә аның иҗаты белән танышу "Бүләк ит син" җыры аша булды. Әле дә исемдә ул клип (клип та түгел инде, арыш басу-кырында футболка киеп моңланып егет йөри ?). Әмма клибына караганда, тавышы әсир иткән иде! Менә шулай. Күпләр аны "Карамалы-Гобәй" җыры аша белгәндә, мин: "Хәйдәр Бигичевка тартым ич бу!" дип, башка җырына мөкиббән булдым. Шуннан башланды инде...?
Хәзер исә ул 30ны тутырды. Күпме җырлары белән халыкны таң калдырды. Яраттырды. Моңга сусаган җаннарны коткарды. Яше, дәрәҗәсе үссә дә, гади булып калуы сокландыра. Безгә булган мөнәсәбәтендә чагыла бу?? 30 яшьлеген дә тамашачысы белән үткәрергә булды бит, әнә. Концерт шәп иде. Концерт дип атыйсы да килми, чөнки күз алдына эстрададагы "солянка" ише тамашалар килеп баса? Ә аныкы! Бу - моң, зәвык, тере тавыш, миллилек тантанасы! 4 сәгатькә якын җырлады ул. 19 җырын башкарды! Әле җитми калды, аз булды! Мин ишетәсе килгәннәр дә җырланмый калды? Рәхмәт аңа! Моңлы булганы өчен. Әбиләрне, апаларны, абыйларны яшьлеккә кайтарганы, яшьләргә дәртле җырлары белән беррәттән милли моңнарны җиткерә алганы өчен. Исеме җисеменә туры килә, дип язган идем интервьюда (Ришат-туры юлдан (дөрес юлдан!) атлаучы). Алга таба да шулай булсын!?? Сөйләшергә дә җай чыкты бит аның белән! И-и, #рәхәтбәхет нең берсе шушы инде? .
Рәхмәт, @rishat_thv ! Мондый концерт кирәк иде! Миңа да, башкаларга да? 8 март алдыннан бүләк булды бу?? Артист шушы була инде ул! Үрнәк була инде ул! Шулай кирәк инде ул! ??
Азакка кадәр укып бетергәннәргә, рәхмәт яусын» - дип яза Чулпан шәхси аккаунтында.

Чулпанның кичерешләре, теләкләре белән тулысынча килешәсездер... Без дә моң алиһәсенә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк