Логотип
Хәбәрләр

Чулпан Хамматова «бәби көтә»

Татарстанда Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча сериал төшерү башланды. Төп рольне Чулпан Хамматова башкара. Актрисаның инстаграм аккаунтында беренче фотолар күренә башлады, ул анда йөк...

Татарстанда Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча сериал төшерү башланды. Төп рольне Чулпан Хамматова башкара. Актрисаның инстаграм аккаунтында беренче фотолар күренә башлады, ул анда йөкле татар хатыны образында, татар халык милли киеменнән, башына яулык бәйләгән.«Зөләйха күзләрен ача» әсәрендә вакыйгалар 1930 нчы еллардагы татар авылында бара. Чулпан Хамматова белән беррәттән бу сериалда Юлия Пересильд, Сергей Маковецкий, Елена Шевченко, Александр Баширов һәм Роман Мадянов төшә. Режиссеры – Егор Анашкин.

Фото актрисаның шәхси аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк