Логотип
Хәбәрләр

Чыгарылыш сыйныф укучыларының тамашасыннан соң, директор эштән китә, әти-әниләргә штраф салалар - видео

Владивосток шәһәрендә мәктәптә 11 "Б" сыйныф укучылары оригиналь тамаша оештырган. Бу сыйныфта эстетик цикл дәресләрен тирәнтен өйрәткәннәр.22 майда мәктәптә үзидарә көне булган. Дәресләрдән соң, мәкт...

Владивосток шәһәрендә мәктәптә 11 "Б" сыйныф укучылары оригиналь тамаша оештырган. Бу сыйныфта эстетик цикл дәресләрен тирәнтен өйрәткәннәр.
22 майда мәктәптә үзидарә көне булган. Дәресләрдән соң, мәктәпкә фотограф чакырганнар. Ул чыгарылыш альбомы өчен фотолар төшергән. Фотосессия спортзалда, класс җитәкчесе белән бергәләп узган. Укытучы чыгып киткән арада, укучылар киемнәрен алмаштырган. Үзләре генә калган балалар урындыкларга атланып биегән. Бер мизгелдә залга бер егет кереп, огнетушительдән күбек сиптергән. Шуннан соң барысы мәктәп баскыч төбенә чыккан. Кемдер тәрәзәдән генә төшкән. Бу хәлләр шундый тиз арада булган, мәктәп укучылары һәм башка укучылар моның турында социаль челтәрләрдән белеп алган.
Полиция формасындагы кыз белән "куян" егетләр биегән видео кадрларын "Вести" каналы күрсәтте. 

Мәктәп укучыларының бу гамәлләреннән соң, директор вазифасыннан киткән. Уку йортында эчке тикшерү бара, полиция дә бу вакыйганы өйрәнә. Бу турыда РИА Новости язды.
Мәктәп директоры үзидарә көне болай бетәр дип башына китермәгән. Биредә яшәүчеләр моның өчен директоры эштән җибәрү дөрес түгел дип саный.
Социаль челтәрләрдә таралган роликта катнашкан укучыларны үрнәк дип әйтеп булмый. Алар еш соңга калып йөргән, укулары да бик үк яхшы булмаган, әти-әниләрен дә мәктәпкә чакыртып торганнар. Флешмобта катнашкан кызларның берсенең әнисе полициядә эшли. Хәзер аның да борчулары булырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Тулырак интертатта

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк