Логотип
Хәбәрләр

“Cудан чыгаргач, әнисе: “Туңа бит ул, өстенө ябыгыз”, - дип елады".

Минзәлә районының Канонерка авылында 3 июнь көнне фаҗига була. Авылга терәлеп аккан Минзәлә елгасында Чаллыдан кунакка кайткан 5 яшьлек Сабир батып үлә. Аның су төбенә китүен әти-әнисенә 7 яшьлек апас...

Минзәлә районының Канонерка авылында 3 июнь көнне фаҗига була. Авылга терәлеп аккан Минзәлә елгасында Чаллыдан кунакка кайткан 5 яшьлек Сабир батып үлә. Аның су төбенә китүен әти-әнисенә 7 яшьлек апасы Сабина кайтып әйтә.

Канонерка – бетеп барган рус авылы. Бүген анда нибары 8 кеше гомер кичерә. Барысы да 80нән узган. Җәен исә әби-бабасы, әти-әнисеннән калган йортларга “дачник”лар кайтып урнаша. Авылга терәлеп Минзәлә елгасы ага. Канонерка – Коноваловка авыл җирлегенә керүче 6 авылның берсе. 

“Сарман районыныннан ук башлана ул елга, – диде Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова “Татар-информ”га. – Язын ул бик җәелә. Элек без аның аркылы көймә белән йөзеп чыга идек, хәзер инде юл бар. Тирәнлеге буенча төрле җире бар. Әмма су агымы көчле анда. Сабир бик кызганыч, әле дә тынычлана алмыйм.

"Берәр җирдә качып утырмыймы икән дип уйладым"

Фаҗига 3 июнь көнне була. Авыл җирлеге башлыгының: “Әзрәк бакчада эшлим әле” дип чыгып барышы була, коткаручылар әлеге хәл турында хәбәр итә.

“Шул елганы, шул тирәлекне белүче берәр балыкчы юкмы дигәч, мин авылдан бер балыкчыны да үзем белән алдым. Коткаручылар килгәнче, көймәдә баланы эзләргә дә маташтык", – диде башлык.

Мәгълүм булганча, елга ярына балалар өчәү килгән. Биш яшьлек Сабир, җиде яшьлек апасы Сабина (исемнәре үзгәртелде) һәм аларның күршеләренә кайткан 7 яшьлек тагын бер малай. Дәвамын укыгыз...

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк