Дәүләт Думасына милли телләрне ирекле өйрәнү турында закон проекты кертелгән

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән ирекле рәвештә өйрәнү мөмкин булуы турында закон проекты кертелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта документ республикаларның дәүләт телләре илдә төп дәүләт теле саналган рус телен “укыту һәм өйрәнүгә зыян салмыйча” өйрәнүне күздә тота.

Россия халыклары телләренә кергән туган телне өйрәнү хокукын мәгариф системасы мөмкинлекләре кысаларында, укучылар һәм ата-аналар яки законлы вәкилләре теләген истә тотып, тормышка ашыру күзаллана.

Укучылар һәм ата-аналар фикерен язма гаризалар җыю ярдәмендә исәпкә алу планлаштырыла.

Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән. 

татар-информ

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
234
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы