Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе вафат
Кичә Мәскәүдә 87нче яшендә танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Хурамшин вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте. Тәлгать Закир улы Хурамшин Башкорт АССРның Чишмә районы Ибраһим авылын...
Кичә Мәскәүдә 87нче яшендә танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Хурамшин вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.
Тәлгать Закир улы Хурамшин Башкорт АССРның Чишмә районы Ибраһим авылында туган. СССРның атказанган уйлап табучысы, 49 уйлап табылган эш авторы. Күренекле хезмәт уңышлары өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Ул СССР Министрлар Советы премиясенә лаек була, Ленин, Октябрь Революциясе орденнары, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, 40тан артык төрле грамота һәм билгеләр белән бүләкләнә.
1965 елда Яңа Уфа нефть эшкәртү заводын җитәкли, ә 1977 елда КПССның XXII съезды исемендәге Уфа нефть эшкәртү заводы директоры була. 1978 елның маенда Хурамшин РСФСР Министрлар Советы каршындагы транспорт һәм нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча Баш идарә башлыгы, ә 1979 елда нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча РСФСР Дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнә.
Ул бу вазифада 1981 елга кадәр, нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча СССР Дәүләт комитеты рәисе булганчыга кадәр эшләгән. КПССның XXV һәм XXVI съезды делегаты, РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
1989 елның ноябреннән 1992 елга кадәр Минтопэнерго нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгатенең Бөтенроссия фәнни-тикшеренү һәм проект институты баш инженеры, техник бүлек башлыгы, баш инженер булып эшли.
1992 елның декабреннән «Башкорт сәүдә һәм технология йорты» ачык типтагы акционерлык җәмгыяте генераль директоры-президенты була. Соңгы елларда Башкортстан Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булып эшләде.
Фото: bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк