Дәүләтнеке булган 32 җир участогы урланган

Биш кеше Салмачыда һәм Көектә дәүләтнеке булган 32 җир участогын урлаган
Ир-атлар ялган документлар белән җирне үзләренә рәсмиләштереп, саткан.
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Биш Казан кешесе Салмачыда һәм Көектә дәүләтнеке булган 32 җир участогын урлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
2010 елда Казанда яшәүче 5 ир-ат ялган бизнес оештырган. Алар ялган документлар буенча Салмачыда һәм Көектәге җир участокларын үзләренә рәсмиләштереп, шуннан соң ялган затлар исеменә күчереп, сатканнар.
Ялган бизнесменнар 3 елд дәвамында дәүләтнеке булган 32 җир участогын урлаган. Шуларның бер өлешен уңышлы сатканнар. Ир-атлар китергән зыян 40 млн сумнан арткан.
Шикләнелә торган затлар үз гаепләрен өлешчә таныган. Аларны өй арестына алганнар, ә җир участокларына арест салганнар.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан