Логотип
Хәбәрләр

«Дөнья булгач, ниләр генә булмый ир белән хатын арасында...»

Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей арасындагы низагның ахырына якынлашуын барлык кеше дә белде бугай инде. Алар үзләренең инстаграмнарына кыска гына итеп «Конфликт исчерпан», дип язып куйдылар. «Кыскалыкта...

Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей арасындагы низагның ахырына якынлашуын барлык кеше дә белде бугай инде. Алар үзләренең инстаграмнарына кыска гына итеп «Конфликт исчерпан», дип язып куйдылар. «Кыскалыкта ‒ осталык» диләр бит. Шушы хәлгә шатланыпмы, татар эстрадасы җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинова да үзенең инстаграмына Зөфәр Билалов белән фото урнаштырып, «Конфликт исчерпан», дип язып куйган. Бу сүзләрнең асылын аңлаган язылучылар, хуплап коментарийлар язганнар. Ләкин җырчының язылучылары арасында бу конфликтны Зәйнәп белән Зөфәр арасында булган дип аңлаучылар да бар. Язылучылар аларга бәхетле, тигез гомер, тату гына яшәүләрен телиләр. «Дөнья булгач, ниләр генә булмый ир белән хатын арасында... Барыбызның да башыннан узган хәл. Но главное «исчерпан» булган, мин чын күнелемнән шат сезнең өчен! Алга таба да сезнең матур тавышларыгыз белән, сез ‒ матур парларга карап сокланып яшәргә язсын! Тигез булыгыз, бәхетле булыгыз, сәхнәдә дә, тормышта да!», диелгән бер комментарийда.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк