Логотип
Хәбәрләр

«Дөресен сөйләгән кешене яратам»

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова инстаграмында шәхси тормышын актив яктыртып тора. Гүзәл балалар, гаилә хакында һәм башка темаларга багышлап язмалар урнаштыра. Кичә Гүзәл Яңа елга туганн...

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова инстаграмында шәхси тормышын актив яктыртып тора. Гүзәл балалар, гаилә хакында һәм башка темаларга багышлап язмалар урнаштыра.

Кичә Гүзәл Яңа елга туганнары һәм якын кешеләренә бүләк эзли башлаган икән. «Кичә кич Яңа елга бүләкләр эзләп кибетләргә чыгып кердем! Юлларда бөкеләр, кибеттә халык мәш килә, мин 31 декабрь диеп торам. Кибет тулы әйбер, ни алырга белгән юк. Бүләк бит ул әле файдалы да, кирәк тә булсын дип телисең... Сез нинди бүләкләргә өстенлек бирәсез? Языгыз әле зинһар, хәзер беләбез!» – дип язган Гүзәл.

Укучылары фикерләре белән актив уртаклаша башладылар. Күп кенә кеше сертификат, яки концерт һәм театрга билет бүләк итергә яратканын белдерделәр. Әмма «чүп-чар» бүләк итүче кеше дә табылган. Гүзәл Уразова аптырап тормый: «Яратам да инде дөресен сөйләгән кешене», дип җавап кайтара.

Ә Сез якын кешеләрегезгә нәрсә бүләк итәсез?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @guzelurazova

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ХӘЕРЛЕ КӨННӘР БАРЫГЫЗГА ДА ! Кичә кич Яңа елга бүләкләр эзләп кибетләргә чыгып кердем! Юлларда бөкеләр, кибеттә халык мәш килә,мин 31 декабрь диеп торам. Кибет тулы әйбер, ни алырга белгән юк? Буләк бит ул әле файдалы да, кирәк тә булсын дип телисең.. Сүз чыкканнан 13 февраль ТАТНЕФТЬ АРЕНАДА сезне көтәм ??? комиссиясез профильдә алырга мөмкин! Сез нинди бүләкләргә өстенлек бирәсез? ??? ЯЗЫГЫЗ ӘЛЕ ЗИНҺАР, ХӘЗЕР БЕЛӘБЕЗ. 1. Көндәлек кирәк ярак 2. Электроника 3. Ашамлыклар 4. Чүп-чар 5.Мин үзем бүләк! #гузельуразова #ильдархакимов #элларихакимова @ellari_official #уразовадети @urazova_kids #чтокупить #подарки #скороновыйгод #Казань

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк