Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров коронавируска каршы "дару" уйлап тапкан

Популяр пародия остасы Данир Сабиров тамашачыларына вирустан каршы «Антивирусная программа» тәкъдим итә.

Үзизоляция дигән булып өйдә утырабыз бит инде, күп кенә артистларыбызның шушы көннәрдә буласы концерт программалары туктатылып, башка көннәргә күчерелде. Тамашачы игътибарыннан башка яши алмаган артистлар Инстаграмда туры эфир аша концертлар куя.

Популяр пародия остасы Данир Сабиров та тик утырмый, тамашачыларына вирустан каршы «Антивирусная программа» тәкъдим итә. Сабиров кызлары Мәрьям һәм Дания белән тамаша күрсәтә. Концерт программасында шулай ук артистның хатыны Миләүшә, яраткан «тещасы» Дилбзр ханым, һәм махсус кунаклар ‒ Кәшифә һәм Кемаль Сабировлар!

Кыскасы, иртәгә, 6 апрельдә 19.00 сәгатьтә Сабировларның вирустан каршы концерт программасын карарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк