Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров Яңа елны ничек каршылый?

Яңа ел – могҗизалар чоры. Бу бәйрәм ниндидер җылылык һәм мәхәббәт белән сугырылган. Күпләр өчен шушы тылсымлы мизгел гаилә белән бәйле. Гадәттә Яңа елны әти-әни, яки туганнар һәм дуслар янәшәсендә кар...

Яңа ел – могҗизалар чоры. Бу бәйрәм ниндидер җылылык һәм мәхәббәт белән сугырылган. Күпләр өчен шушы тылсымлы мизгел гаилә белән бәйле. Гадәттә Яңа елны әти-әни, яки туганнар һәм дуслар янәшәсендә каршы алалар.

Яңа елга нибары бер ай вакыт калып бара. Шул уңайдан «Сәхнә» журналы татар эстрадасы йолдызлары белән Яңа ел бәйрәмен ничек каршы алу, табында нинди ризыкларга өстенлек бирүгә хакында фикерләрен алышты.

Данир Сабиров, юмор остасы:

– Безнең яңа өйгә чыкканыбызга дүрт ел була, 2015 елның җәендә күчендек. Шуннан бирле яңа елны гел өйдә каршы алабыз. Гореф-гадәтләребезнең берсе ‒ ел саен сәгать 9да безгә Кыш бабай килә! Һәр елны Миләүшә мин яраткан «сельдь под шубой», каз, шашлык пешерергә тырыша. Гел гаилә белән каршылыйбыз, дуслар, күршеләр килә.

Урамда фейерверк җибәрергә яратабыз, аны гадәттә дуслар алып бирә. Быел ул якын дусларыбыз Калининградка китәләр. Безне дә үзләре белән чакырганнар иде, ләкин 3 гыйнвардан Уфада гастрольләрем башлана, шуңа күрә бара алмыйбыз.

Гореф-гадәтләргә килгәндә, чыршыны без һәрвакытта да балалар белән куябыз, аны бергәләп бизибез.

Алдагы елга планнарыма килгәндә, иҗади яктан шушы концерт сезонымны әйбәт кенә эшләп бетерергә насыйп булсын, төрле-төрле киртәләр чыкмасын иде. Быел бит әнә башкорт биюенә кагылышлы аңлашылмаучанлык туды.

Гомумән алганда, минем теләгем гади: эшчеләрнең хезмәт хакы канәгатьләндерерлек булсын иде, чөнки алар бит инде минем төп тамашачыларым. Аның байлары да чакыру сорый бит, әле биреп тә килмәскә мөмкиннәр. Шуңа күрә илдә дөреслек, тәртип урнашуын телим! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк