Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабиров: «Яхшы кешеләр бар»

Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров тормыштагы һәрбер вакыйгага да шулай ук юмор аша карый. Һәр атнаның якшәмбесендә артистның йортында утны бетерәләр икән. «Әйтерсең, карап кына торалар. Данир бүге...

Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров тормыштагы һәрбер вакыйгага да шулай ук юмор аша карый. Һәр атнаның якшәмбесендә артистның йортында утны бетерәләр икән. «Әйтерсең, карап кына торалар. Данир бүген ял итә, әйдә утны бетерик әле», – дип шаярта ул.

Ләкин моңаерга сәбәп юк, Данир Сабиров зур шатлыгы белән уртаклаша. «Теща таксида кошелегын онытып калдырган. Мир не без добрых людей. Өйгә кадәр китереп бирделәр кошелекны», – ди артист. Эчендә зур акчасы булмаса да, кошелегы кадерле. Данир Сабиров югалган әйберне кайтарган такси хезмәткәренә зур рәхмәтен белдерә. Яхшы кешеләр бар.

Дуслар, уңышлы эш атналары насыйп булсын барчагызга да!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк