Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабировның хатынын тәнкыйтьләгәннәр  

Популяр юмор остасы Данир Сабиров үзенең шәхси тормышын тамашачыларыннан яшерми. Артистның хатыны һәм балалары белән төшкән фотоларын Инстаграм битләрендә еш күрергә була. Данир Сабировның бер концер...

Популяр юмор остасы Данир Сабиров үзенең шәхси тормышын тамашачыларыннан яшерми. Артистның хатыны һәм балалары белән төшкән фотоларын Инстаграм битләрендә еш күрергә була.

Данир Сабировның бер концертыннан соң хатыны белән икесе төшкән фото тамашачылар арасында зур шау-шу куптарган. Фото астындагы комментарийларга күз салсаң, халыкның усаллыгына шаккатасың! Төрле яклап Миләүшәнең «макияж»ына тәнкыйть яудырганнар. Күпчелеге аның артык күп косметика куллануын хупламый.

Нәрсә дисәң дә, һәркемнең үз фикере бар. Миләүшә Сабирова да, шундый образны сайлаган икән – димәк аңа ошый! Ә иң мөһиме – үзеңнән үзең канәгать булу. Шулай бит, дуслар?

 

Алсу Габдуллина

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк