Логотип
Хәбәрләр

Денис Калинкин: “Быел “Сәйдәш” мәдәни үзәгенә һәм Сәет-Галиев ис.мәдәният сараена алынабыз”

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Алсу Сафина). 2018 елда Казанда мәдәният үзәкләрен һәм мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. “Быел “Сәйдәш” мәдәни үзәгенә һәм Сәет-Галиев...

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Алсу Сафина). 2018 елда Казанда мәдәният үзәкләрен һәм мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. “Быел “Сәйдәш” мәдәни үзәгенә һәм Сәет-Галиев ис.мәдәният сараена алынабыз. Ничә ел бу хакта хыялландык, ләкин әлегә кадәр мөмкинлекләр булмады”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азата Абзалов сүзләре буенча, “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә төзекләндерү эшләре якын арада башланачак. Дәрвишләр бистәсендәге Сәет-Галиев ис.мәдәният сараена – сталин ампирының гүзәл үрнәге – реставрация эшләре проекты эшләнәчәк. “Республикабызның 100 еллыгы уңаеннан, бигрәк тә мәдәният йорты республикабыз парламентының беренче җитәкчесе Сәхиб-Гәрәй Сәет-Галиев исемен йөртүне исәпкә алсак, бу бик актуаль мәсьәлә булып тора”, - диде А.Абзалов.

Идел буе районындагы “Чулпан” мәдәният үзәген төзекләндерү эшләренә акча бүленгән, объект буенча проект-смета документациясе экспертиза үтә.

Юдинодагы Тимер юлчылар мәдәният йортын һәм Химиклар мәдәният йортын муниципаль челтәргә кертү эшләре бара. “Моңа бераз вакыт кирәк”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Моннан кала, шәһәр бистәсләрендә мәдәният йортларын төзү бөенча эшләр дәвам итә. Узган елда Отар бистәсендә мәдәният йорты ачылды, 501 кв.м мәйданлы бинада 300 урынлык концерт залы, китапханә бар. Азат Абзалов сүзләре буенча, бина Отар, Победилово, Кукушкино бистәләренең 11 мең кешесенә хезмәт күрсәтә. Быел Константиновка торак массивында китапханәле яңа клуб төзеләчәк. 2019 елга планнарда – Борисоглебское бистәсендә мәдәният йорты.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе сүзләре буенча, “Салават күпере” торак массивында мәдәният йорты төзүгә техник бирем әзерләнә.

Хәзерге вакытта Казанда мәдәният йортларында 586 хезмәткәр бар, аларның уртача хезмәт хакы 25,6 мең тәшкил итә. “1995 елдан үзгәрмәгән штат җәдвәленә үзгәрешләр кертергә вакыт җитте. Реалияләр бездән яңа вазыйфалар кертүне таләп итә. Әлеге үзгәрешләр мәдәният өлкәсендә яңа эш формталарын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк”, - диде идарә җитәкчесе.

“Бер генә җәдвәл дә мәңгелеккә төзелмәгән, тормыш үзгәрә. Анализларга, санарга, артка калсак, куып тотарга кирәк”, - диде Денис Калинкин.

Бүген клуб челтәре 15 муниципаль мәдәният йортын үз эченә ала. Аларда шөгыльләнүчеләрнең 74 процентын балалар һәм яшҗләр тәшкил итә, 26% - урта яшҗләрдәге кешеләр һәм пенсионерлар.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк