Децл турында күпне белмәгәнбез

Быел 3 февраль көнне рэп башкаручы Кирилл Толмацкий вафат булды. Децл исеме астында танылган башкаручы нибары 35 яшен тутырган булган. Истәлекле хатирәләр булганда, кеше – исән диләр. Бүген без артистның тормышында булган иң кызыклы, шаккатыргыч һәм дулкынландыручы мизгелләргә тукталырбыз:
- Кириллга 13 яшь булганда аны Швейцариягә белем алырга җибәрәләр. Андагы мәдәният аңа бик нык тәэсир итә һәм ул аннан Россия эстрадасы өчен яңа булган хип-хоп жанрын алып кайта.
- Егетнең беренче дискы 2000 елда яздырыла. «Кто ты» дип исемләнгән альбом 1000000 данә булып тарала. Барлык текстларның авторы – Кирилл үзе.
- Кечкенә буе аркасында «Децл» дип Кириллга кечкенәдән эндәшәләр.
- 2003 елда Кирилл «Последний герой» дигән тапшыруда катнашкан вакытта Николай Дроздов киңәше белән агулы бакалардан аш пешерә. Төркем әгъзәлары әллә ничә көн агуланып авырыйлар.
- Кирилл һәрвакыт шәхси тормышын яшерә. 2005 елда аның әти булуы гына билгеле.
Текст: Эльвира Сабирова
Фото: rtown.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
7 март 2021 - 09:22
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
Наркотикларга – юк! 12+