Диас Вәлиевне искә алу кичәсендә авторның соңгы пьесасыннан өзекне сәхнәләштерделәр
Язучы һәм драматург Диас Вәлиевнең 80 еллыгына багышланган кичәдә аның соңгы пьесасы – «Карликовый буйвол»дан өзекне «Диалог» шигъри театры сәхнәләштерелде. Истәлек чарасы Язучылар берлегенең Тукай кл...
Язучы һәм драматург Диас Вәлиевнең 80 еллыгына багышланган кичәдә аның соңгы пьесасы – «Карликовый буйвол»дан өзекне «Диалог» шигъри театры сәхнәләштерелде. Истәлек чарасы Язучылар берлегенең Тукай клубында узды.
1938 елда Арча районы Казанбаш авылында туган Диас Вәлиев рус телендә иҗат иткән. Аның барлыгы 10 пьесасы булган, тик соңгысы сәхнәдә уйналмый калган.
Шагыйрә, тәрҗемәче Лилия Газизова Диас Вәлиевнең фәлсәфәче булуын әйтте. «Аның макро һәм мега дәрәҗәләр теориясе укучыларга бик якын. «Осталыкка өйрәнергә авыр түгел, җанны, шәхесне үстерергә кирәк» сүзләрен онытмам», – ди ул.
«Беренче бастырылган шигырем Диас Вәлиев белән бәйле. Курсташым: «Сиңа Диас Вәлиевтан хат килгән», диде. Шатлыгым эчемә сыймады, анда «Совет Татарии» газетасы иде, шигырем басылган», – ди Лилия Газизова.
Профессор, педагогика фәннәр докторы Әлфия Галимуллина Диас Вәлиевне Тукай премиясенә лаек булган иң яшь лауреатларның берсе дип атады. «33 яшендә үк пьесалары Татарстанда гына түгел, ә Россия сәхнәләрендә куелды», – ди ул.
Язучының кызы Динә Вәлиева әтисенә багышланган «Окно, горящее в ночи...» китабы турында сөйләде. Аның архивын хатыны Динә барлаган. «Китап исемен АКШта торучы апам – Майя Вәлиева уйлап тапты, тышлыктагы рәсемне кызым Динә ясады», – диде Динә Вәлиева.
Фото: Александр Эшкинин
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк