Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина: «Сәфинә миңа выговор ясады»

Тиздән иң матур һәм серле бәйрәм килеп җитәчәк – Яңа ел, көтелгән могҗизалар чоры. Аеруча шушы вакытны балалар көтеп алалар. Алар өчен чыршыны, гомумән өйне бизәү, бәйрәмне якынайту ысулы. Әмма өлкән...

Тиздән иң матур һәм серле бәйрәм килеп җитәчәк – Яңа ел, көтелгән могҗизалар чоры. Аеруча шушы вакытны балалар көтеп алалар. Алар өчен чыршыны, гомумән өйне бизәү, бәйрәмне якынайту ысулы.

Әмма өлкәннәр балаларның чыршыдан соклану хисләрен уртаклашырга ашыкмый. Гадәттә, алар үз эшләренә чумган, шуңа күрә аларның хыялланырга вакытлары юк.

Танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина да әлеге вакытта эшләргә чумган, мөгаен. Яңа елга чыршыны әле бизәмәгән. «Бүген Сәфинәне мәктәптән алып кайтканда, миңа выговор эшләде. «Безнең класста, кемнән сорама, бөтен кеше өйләрендә чыршыларын бизәгән, ә без кайчан бизибез?», – ди . Җыеп куярга кирәктер инде аны, әйеме? Ничек уйлыйсыз?» – дип сораштыра укучыларыннан Дилә.

Ә Сез Яңа елга фатирыгызны бизәдегезме әле?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @dilyanig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк