Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина юлда бәхетсезлеккә юлыккан!

Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар еш кына абыйлы-сеңелле дуэт тамашасы белән татарстан районнары буйлап гастрольләргә чыгып йөриләр. Юлда йөргәндә төрле хәлләр була: көтелмәгән очрашулар да, очраклы вакы...

Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар еш кына абыйлы-сеңелле дуэт тамашасы белән татарстан районнары буйлап гастрольләргә чыгып йөриләр. Юлда йөргәндә төрле хәлләр була: көтелмәгән очрашулар да, очраклы вакыйгалар да.

Шулай бергәләп юлга кузгалган Нигъмәтуллиннар бәхетсезлеккә очрый – тәгәрмәчләре тишелә. «Көпчәк алыштырганда очып китә яздык. Сәлам сезгә абыйлы-сеңелле шиномонтажниклардан», – дип язып куйган Дилә үзенең шәхси аккаунтында.

Шулай, дуслар, артист кешегә 70 төрле һөнәр дә аз. Җилле көндә тәгәрмәч алыштыру да берни түгел! Иң мөһиме – якын кешеләр янәшәдә булсын.

Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын барчабызга да!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @dilyanig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк