Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллинаны котлыйбыз!

Дилә Нигъмәтуллина тамашачылары белән сөенечен уртаклаша. Күптән түгел Уфада узган «Туган тел» телеканалының милли премияләрен тапшыру тантанасында җырчының Булат Нигъмәтуллин белән берлектә башкарылг...

Дилә Нигъмәтуллина тамашачылары белән сөенечен уртаклаша. Күптән түгел Уфада узган «Туган тел» телеканалының милли премияләрен тапшыру тантанасында җырчының Булат Нигъмәтуллин белән берлектә башкарылган «Оч син җырым» композициясе «Иң яхшы дуэт» номинациясендә җиңү яулаган!

«Бу безнең өчен бик югары бәя! Рәхмәт Туган тел телеканалы, рәхмәт тамашачыларыбыз. Рәхмәт, әлбәттә, җырларның авторлары Марат Мухин һәм Рәмис Аймәткә», – дип яза Дилә үзенең Инстаграм тасмасында.

Артистларны күркәм дәрәҗәләре белән котлыйбыз, яңа иҗат җимешләре һәм лаеклы җиңүләр теләп калабыз.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @dilyanig

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген безгә Уфада тагын бер дәрәҗәле премия тапшырдылар : Туган тел телеканалының Милли премиясе. "Иң яхшы дуэт" номинациясендә "Оч син җырым" җырына!!! . Бу безнең өчен бик югары бәя! Рәхмәт @_tugan_tel_kanal , рәхмәт тамашачыларыбыз❤️❤️❤️. Рәхмәт әлбәттә җырларның авторларына @maratmuhin һәм @ramis_aymet ??????❤️❤️❤️. #тугантелтелеканалы #булатдилянигматуллиннар #уфа #татарэстрадасы #иңяхшыдуэт

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк