Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина: «Көн саен үлем хәбәрләре килә...»

Көн саен коронадан йә бер танышның әтисе, йә икенченең әнисе үлеп китте дигән хәбәр килә. Ә кайберәүләр әле дә ышанмый!

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина тамашачыларына сак булырга киңәш итә. Коронавирус чиреннән зыян күрүчеләр саны көннән-көн арта. Җырчының якыннары һәм танышлары арасында да андыйлар шактый икән.

 

«Бу эпедемия башлангач, интернет киңлекләрендә төрле фикерләр йөрде. Кемдер бу вирусның барлыгына бөтенләй ышанмады, ниндидер «масонский заговор» дигән булды. Италиядән видеолар килә башлагач, бераз фикер үзгәрде. «Нуууу, әйеее, ул вирус бардыр инде, ләкин бездә баребер аларныкы кебек булмас», – диделәр. «Италиядә халык саны күп, олы яшьтәге кешеләр дә күп, нигездә, медицина түләүле, бик үк якшы хәбәр булып чыкмады», – дип яздылар.

 

Менә безгә дә килеп җитте... Хастәханәләрдә урын юк. Ә анда бит бик авыр хәлдәгеләрне генә салалар. Бик күп кеше амбулаторно дәвалана. Көн саен коронадан йә бер танышның әтисе, йә икенченең әнисе үлеп китте дигән хәбәр килә. Ә кайберәүләр әле дә ышанмый!

 

Менә ачык мисал: каршыгызда короновирус белән бик каты чирләгән һәм чак кына исән калган врач. Ә бит андыйлар 18 хастәханәдә бик күп, бөтенесе каты авырмасалар да, алар хәлнең чынбарлыкта нинди икәнен төгәл беләләр», – дип яза Дилә үзенең Инстаграм тасмасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк