Дима Биланның гафу үтенүе күпмегә төште?

Дима Билан Самарада яшәүче тамашачысыннан гафу үтенде. Артист бар көче белән үз гаебен шомартып, үзенең игелекле исемен кайтарырга тырыша. Журналистлар җырчының гафу үтенүен күпмегә чыкканын санады.

Дима шәһәр мәйданында концерт оештыру өчен үзе акча түләде. Ул балалар хастаханәсенә яңа җиһазлар сатып алуга миллион сум акча бүләк итте. Шәһәр хакимиятенә инклюзив балалар мәйданчыгы урнаштыруга сертификат тапшырды. Нәтиҗәдә, Билан 7 миллион сумга якын акча тоткан.

Артист концерттан канәгать калды. Ул бу хәлдән үзе өчен дәрес чыгаруын әйтте.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @bilanofficial 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
412
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Театр дөньясы зур югалту кичерә...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минем Татарстан
  • Минем Татарстан
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы