Димаш Кудайберген Казанда яшәүче авыру кызның хыялын чынга ашырды
Казахстан җырчысы, композитор Димаш Кудайберген Казанда яшәүче авыру кызның хыялын чынга ашырды. Җырчы үз командасы белән Ләйсән тернәкләндерү курслары үтә торган Казан хосписында булды. Бу хакта Анже...
Казахстан җырчысы, композитор Димаш Кудайберген Казанда яшәүче авыру кызның хыялын чынга ашырды. Җырчы үз командасы белән Ләйсән тернәкләндерү курслары үтә торган Казан хосписында булды. Бу хакта Анжела Вавилова исемендәге фондның Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Кыз Казахстан җырчысының иҗатын яратуын һәм аның белән очрашырга теләвен әйткән. Әмма химиотерапиянең бишенче курсын үтү сәбәпле, ул һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын (Димаш Кудайберген шунда чыгыш ясарга тиеш булган) ябу тантанасына бара алмаган.
Анжела Вавилова исемендәге фондның оештыручылары җырчыны Казан хосписына чакырган.
«Без җырчының килүен соңгы минутка кадәр Ләйсәнгә әйтмәдек. Кызның дулкынлануын күрсәгез! Моны тасвирлау өчен сүз байлыгы җитмәс дип куркабыз», - диелә Instagram социаль челтәрендә урнаштырылган фото янындагы текстта.
Димаш Кудайберген Ләйсәннең «тиз арада терелүен» теләгән һәм аны үз концертына чакырган.
Фото: Инстаграм @angela_vavilova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк