Логотип
Хәбәрләр

Динә Закирова: «Балама икенче әти теләмәс идем»

Популяр скрипкачы, Г.Камал театры оркестры музыканты, «Җырлыйк әле!» тапшыруы хезмәткәре, М. Җәлил премиясе лауреаты Динә Закированың тормышында авыр югалту булды. 

Популяр скрипкачы, Г. Камал театры оркестры музыканты, «Җырлыйк әле!» тапшыруы хезмәткәре, М. Җәлил премиясе лауреаты Динә Закированың тормышында авыр югалту булды. 

Динә, әниең Диләрә апа озак чирләдеме? 

– Әнинең киткәненә февральдә дүрт ел була. Башында яман шеш иде. Аның барлыкка килүен бишенче стадиядә генә белдек. Әни кинәт аңын югалтты. Шушы вакыйгандан соң үлеменә кадәр ай ярым вакыт узды. Ай ярым эчендә күз алдында «янып» бетте. Үз кулыбыз белән күтәреп Мәскәүгә алып бардык, тик бернәрсә дә ярдәм итмәде. Күрәсең, бу дөньяда ризыгы беткән булгандыр. Әни 54 яшендә китеп барды. Бүгенгедәй истә: әнине җирләп кайтканнан соң, бүлмәгә кереп утырдым да бер ноктага карап каттым. «Әни юк» дип уйлап кына куйдым, каршымдагы гөлнең яфрагы каты итеп селкенеп куйды. Әйтерсең лә, әни «мин монда бит» диде. Әни һәрвакыт янымда кебек.

Депрессиядән ничек чыктың?

– Чыкмадым, мин әле дә шул халәттә яшим. Юанып та карыйм, ничек кенә тырышсам да, булмый. Гомерлеккә күңелдә калган яра бу. Кеше янында елмаясың, балкыйсың, ә күздә – моңсулык. «Тыштан ялтырый, эчтән калтырый», диләрме әле? Әнине ничә яшьтә югалтсаң да, авыр. Әни гел кирәк. Әни исән булу, үзең әни булу – бик зур бәхет. Сирәк кенә булса да, әни төшемә керә. Шундук хәер бирәм. Аны төштә күргәч, рәхәт булып китә. 

Бу трагедия ирең Илнур (Илнур Закиров – Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал театры актёры) белән мөнәсәбәтләрегезгә тәэсир иттеме?

– Миңа тәэсир итте. Үз-үземә бикләндем, кыргыйландым, катыландым, корыдым, йомылдым. Кеше белән сөйләшмәс булдым. Бу берничә ел дәвам итте. Халәтемне беркем дә, хәтта Илнур да аңламады. Хәер, мин үзем дә үземне аңлый алмас идем. Ләкин шунысын әйтәсем килә: андый вакытта кешене ялгызын калдырырга ярамый. Хәтта «үземне генә калдырыгыз, тимәгез миңа» дип әйтсә дә. Хатын-кызга бер җылы сүз кирәк. Илнур миңа игътибар бирмәде димим, авыр чагымда таяныч булды. Мин үземне кулга алырга тырыштым. Соңгы арада эчкә җылылык кереп киткәндәй булды. 

Илнур нинди әти?

– Бик яхшы әти. Балама икенче әти теләмәс идем. Бу хакта үзенә дә әйткәнем бар. Әгәр балаңның әтисен яңадан сайла дисәләр, башка ирне сайламас идем. Зәлия әтисеннән калмый, йөз-кыяфәте белән дә охшаган алар. Ул – әти кызы. Быел беренче сыйныфка укырга керде. Татар гимназиясенә укырга бирдек. Без теләгән укытучыга эләктек, Аллаһка шөкер. Зәлия белән беренче сентябрьдә мәктәптән кайткач, беренче укытучымның телефон номерын табып шалтыраттым. Белем көне белән котладым. Бик сөенде, күңеле тулды. Моңа кадәр безнең аралашкан юк иде, кызымның беренче сыйныфка баруы илһамландырды. Мин үзем дә татар гимназиясендә, татар музыка мәктәбендә укыдым. Без укыганда, Чаллыда татар теленә бик нык басым ясалды. 

Тулырак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк