Дизайнер Ренат Сәфәров: Татар эшләнмәләре татарларны кызыксындырачак, дип ялгыштык

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Tatar Ornament проекты җитәкчесе, дизайнер Ренат Сәфәровны милли дизайн белән җитештерелгән җиһазларны татарларның сатып алмавы борчый. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Дөресен генә әйткәндә, Татарстанда татар орнаментлары белән бернинди үсешкә дә ирешеп булмый. Татарлар безнең эшләнмәләрне алырлар дигән өмет белән шәхси кибет ачкан идек, ләкин сатып алучыларның күбесе туристлар. Европа, Бразилиядән еш сатып алалар”, - ди ул.

“Хәзер продукцияне Татарстаннан читкә чыгару өстендә эшләргә кирәк”, - ди дизайнер.

Ринат Сәфәров Tatar Ornament проекты кысаларында кружка, оекбаш, телефон чехолларына татар бизәкләре төшерә. Бу проектны башлап җибәрү өчен 5 млн сум акча тотканын билгеләп узды. Проект 5 ел элек башланган.
  

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
221
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы