Логотип
Хәбәрләр

Дәниф Шәрәфетдинов: «Аллаһка шөкер, миңа ярты елга җитәрлек акча җыелды»

«Шәһри Чаллы» газетасы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм күрсәтү өчен социаль челтәрләрдә игелек марафоны башлап җибәргән иде. Ул марафонга артистлар һәм эшмәкәрләр кушылган. «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты җырчының хәлен белгән.

«Минем сәламәтлегемә битараф булмаган хезмәттәшләремә, театр артистларына, якташларыма, тамашачыма зур рәхмәт. Ринас Әхмәтов башлаган игелекле эшкә Әнвәр Нургалиев, Эльмира Сөләйманова, Ләйлә Дәүләтова кушылып, шалтыратып хәлемне белеп торалар. Кариев театры артистлары да ярдәм күрсәтте. Мондый бәхетсезлек беркемгә дә килмәсен. Мин бөтен кешегә сәламәтлек телим, ул – иң кирәкле, иң зур байлык», – дип сөйләгән җырчы.

Дәниф, аякка басып, сәхнәгә чыгарга теләвен әйткән. «Шундый катлаулы чирне дә җиңеп, сәхнәгә чыгып җырласам, бу да бит кешеләргә ярдәм була. Безнең һөнәр кешеләрне төшенкелеккә бирелдермичә, тормыштан ямь табып яшәргә өндәү бит. Мин беркайчан акча, исем артыннан кумадым. Яраткан эшемне башкарып, кешеләргә моң, яктылык, яхшылык бүләк итәргә тырыштым. Киләчәктә дә яраткан һөнәремне башкарасым килә», – дигән Дәниф Шәрәфетдинов. 

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк