Логотип
Хәбәрләр

Документаль кино көннәре

«Мир» кинотеатрында документаль картиналар – 1-3 мартта, республика районнарында исә 2022 елның беренче яртыеллыгында тәкъдим ителәчәк.

 

«Татаркино» Татарстанда Документаль кино көннәре акциясен игълан итүе хакында белдерде.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, март башында тамашачылар халыкны борчый торган вакыйгалар, мәдәни күренешләр, шулай ук мәшһүр шәхесләр һәм берләшмәләр турында кино төшергән авторларның иҗат җимешләре белән танышачак.

Фильмнар Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республика районнарында күрсәтелер дип көтелә. «Мир» кинотеатрында документаль картиналар – 1-3 мартта, республика районнарында исә 2022 елның беренче яртыеллыгында тәкъдим ителәчәк.

Документаль кино көннәре 1 мартта 18.30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында ачыла. Әлеге уңайдан оештырылучы альманахлар «Яшь документаль кино», «Татарстанның мәшһүр эшлеклеләре», «Сәнгать турында» дигән тематикаларга бүленәчәк.

Бу көннәрдә тамашачылар авторларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала – сеанслардан соң иҗади очрашулар үткәреләчәк дип яза татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк