Логотип
Хәбәрләр

Ефремов – өендә, диләр

Узган елның җәендә танылган актер Михаил Ефремов исерек килеш руль артына утырып, автоһәлакәткә очраган иде. Аның бу җинаяте аркасында бер кеше үлде. Шуннан соң аны Белгород өлкәсендәге колониягә  җибәрделәр.

Интернетта хәзер шундый хәбәрләр йөри: актер колониядә түгел, өендә, сак астында, имеш. Аңа өеннән чыгып йөрергә ярамый, дип яза рус матбугаты. Ефремов тикшеренү эшләре тәмамланганчы Мәскәүдә торачак, ә алар бик озакка сузылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Рәсми рәвештә Ефремов колониядә санала. Журналистлар аның белән элемтәгә керергә тырышканнар, әмма булдыра алмаганнар, «хөкем ителүче язма рәвештә журналистлар белән сөйләшүдән баш тартты» дигән җавап килгән.

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк