"Экотрадиция 2018" халыкара конкурсы башлана

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану культурасын үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның дәвам итү вакыты 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.
Конкурста 2018 елның 22 февраленнән 22 маена кадәр катнашырга була.
Моның өчен оештыручының http://organicalliance.ru/ сайтыннан анкетаны алырга һәм тутырырга кирәк. "Экотрадиция" конкурсын оештыру комитетына" дип язып куелган эшләрне info@organicalliance.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылачак, конкурс йомгаклары буенча иң яхшы эшләр "Экологик гореф-гадәтләр" җыентыгына кертеләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 февраль 2023 - 12:21
-
7 февраль 2023 - 11:59
-
6 февраль 2023 - 15:06
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте