Логотип
Хәбәрләр

#ЭКОяз2018 акциясе кысаларында казанлылар 100 килограмм кечкенә батареялар тапшырган

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Казанда #ЭКОяз2018 (#ЭКОвесна2018) республика акциясе кысаларында 33-нче мәктәп укучылары һәм 280-нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ТР Экология һәм табигать р...

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Казанда #ЭКОяз2018 (#ЭКОвесна2018) республика акциясе кысаларында 33-нче мәктәп укучылары һәм 280-нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында урнашкан кабул итү пунктына 100 килограмм кечкенә батарейкалар тапшырган.

Искәртергә кирәк, моңа кадәр 33-нче мәктәп укучылары 5 капчык эшкәртелгән тәэмин итү элементлары тапшырып, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр иде.

280-нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Мусина билгеләп үткәнчә, эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча акция оештыру фикере балаларда экодәрес кысаларында барлыкка килгән. Дәрестә тәрбиячеләр балаларга 1 ташланган кечкенә батарея 20 кв.м җирне пычратуы турында сөйләгәннәр. Әлеге җирдә ике сукыр тычкан, бер керпе һәм меңләгән яңгыр суалчаны яшәргә мөмкин. Шуңа күрә балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре акцияне “Батарея тапшыр – керпене коткар” (“Сдай батарейку – спаси ежика”) дип атаган.

Экология министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик белем бирү идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, чүпне аерып җыю табигатьне саклауда әһәмиятле роль уйный. Аның сүзләре буенча, аерылган калдыклар икенче тапкыр кулланылырга мөмкин, ә бу республикабызның табигать ресурсларын сак тотарга ярдәм итәчәк.

“#ЭКОяз2018” республика акциясенә һәркем кушыла ала. Моның өчен өмәләрдә, икенчел чимал тапшыру акцияләрендә һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк санитар-экологик ике айлык кысаларында агачлар утырту эшләрендә катнашырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртергә кирәк, кечкенә батареяларны Казанда 30 кабул итү пунктында тапшырырга мөмкин.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк