Экзитпол нәтиҗәләре буенча, «Бердәм Россия» өчен 70 процент кеше тавыш биргән

Экзитпол сораштыруының нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" партиясе өчен 70 процент кеше тавыш биргән. Бу хакта “Пирамида”дагы бердәм мәгълүмат үзәгендә РФ Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков хәбәр итте. 

"Экзитпол рәсми нәтиҗәләрне күрсәтмәсә дә, якынча саннарны күрсәтә ала. Барлыгы тугыз мең кешедә сораштыру уздырылган. "Бердәм Россия" - 69,9 процент, КПРФ - 12,7, ЛДПР - 4,7, "Гадел Россия" - 4,3, "Коммунисты России" - 3,8, "Пенсионерлар партиясе" - 2,5, "Үсеш партиясе" 2,1 процент тавыш җыйган. Экзитпол сораштыруында 9000 кеше катнашкан", - диде ул.

"Бердәм Россия" партиясенең тавышлары бераз кимегәнен күзәтәбез. Бу – пенсия, өстәмә кыйммәткә салым реформалары нәтиҗәсе дип уйлыйм", - диде ул.

Әлегә партия исемлеге буенча Дәүләт Советына биш процентлы барьерны ике генә партия - "Бердәм Россия" һәм КПРФ уза. Андрей Тузиков әйтүенчә, ЛДПРның биш процентлы барьерны узарга мөмкинлеге бар.

  • Экзитпол - сайлау участогыннан чыккан чакта тавыш биргән кешеләргә сорау бирү юлы белән сайлауга нәтиҗә ясау ысулы.

Бу хакта тулырак:tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1048
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
931
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1383
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1147
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
893
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1307
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
942
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы