Логотип
Хәбәрләр

Елизавета Боярская малайга охшап калган

Танылган актриса, Михаил Боярскийның кызы Елизавета Инстаграм битенә язылучыларны өр-яңа образы белән шаккатырды. Яз тәэсир иткән ахры – хатым имиджын тулысынча үзгәрткән. Озын толымнар урынына – мала...

Танылган актриса, Михаил Боярскийның кызы Елизавета Инстаграм битенә язылучыларны өр-яңа образы белән шаккатырды. Яз тәэсир иткән ахры – хатым имиджын тулысынча үзгәрткән. Озын толымнар урынына – малайларча кыска чәчләр, күлмәкләр урынына кызыл лаклы юбка һәм кычкырып тора торган макияж. Питербург чибәренә, һичшиксез, яңа образы килешә – ул күпкә яшьрәк булып күренә. Фото астына Лиза Виктор Цойның җыр юлларын язып куюы да урынлы: «Весна. Я не могу усидеть дома. Весна. Я люблю весну. О чем поют в моем дворе кошки? Нет, нет, нет, нет, я не усну». Яз бит, иптәшләр! Үзгәрешләр, матурлык һәм мәхәббәт вакыты!

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: Инстаграм @lizavetabo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк