Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамовтан яңа альбом!

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән танылган композитор Эльмир Низамовның «Рәхмәт сиңа» дип аталган музыкаль альбомы Татарстан Конституциясе бәйрәм ителгән көнне дөнья күрде. Бу хакта авторлар үзләре хәбәр итә.

Альбомга 12 композиция кергән. Шуның тугызы – татарча, берсе ингизчә җыр, икесе – «Мине сине Ходайдан сорадым» «Мин ышанам сиңа, Казан» - Эльмираның вокалыннан тыш инструменталка белән дә бирелгән. Ә футбол уенына багышланган җыр татар һәм инглиз телләрендә башкарыла.

«Җыр тексты авторлары нигездә шагыйрьләр Ренат Харис һәм Резедә Гобәева. Бер җыр Разил Вәлиев шигыренә язылды. Бер җыр инглиз теленә Дмитрий Журавков тәрҗемәсе», – ди Эльмир Низамов.

Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов альбомны үз көчләре белән чыгарганнар. Альбом тулысы белән интернет киңлекләренә урнаштырылган.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Салават Камалетдинов/архив

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
422
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Театр дөньясы зур югалту кичерә...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минем Татарстан
  • Минем Татарстан
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы