Эльмира Кәлимуллина «Татарча диктант»ка дулкынланып әзерләнгәнен әйтте

Җырчы КФУда 300дән артык кешегә диктант яздырды.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Татарча диктант» акциясенә дулкынланып әзерләнгәнен әйтте. Чарада барлыгы 300дән артык кеше катнашты.

Эльмира Кәлимуллина диктантка бик дулкынланып әзерләнгәнен әйтте. «Мәктәптә укыганда ук укытучы булып, диктант яздыру теләге бар иде. Ул зур җаваплылыкны сорый икән», ‒ диде җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Көз» повестен бүген төнге икедә укып чыктым, диктант яздыру өлешен исә аеруча игътибарга алдым. Өйдә репетицияләр ясадым, бик ныклап әзерләндем‒, ‒ ди Эльмира Кәлимуллина.

Автор: Зилә Мөбәрәкшина

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
357
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы