Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей кабат халыкны шаккаттыра

Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Элвин Грей бер дә тик тормый, ул һаман халыкны шаккатыруын дәвам итә. Күптән түгел Радик Юльякшин үз лейблы астында ресторан ачарга җыенуы хакында хәбәр иткә...

Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Элвин Грей бер дә тик тормый, ул һаман халыкны шаккатыруын дәвам итә. Күптән түгел Радик Юльякшин үз лейблы астында ресторан ачарга җыенуы хакында хәбәр иткән иде. «Көз айларында Уфада һәм Казанда рестораннарны ачарбыз да инде», – дип сөйләде җырчы.

Радик ресторанда төрле ризыклар тәкъдим ителәчәгенә басым ясый, шулай ук артист биредә фан очрашулар уздыру мәйданчыгы булачагын да яшерми. Көзнең беренче аена аяк атладык, димәк, тиздән Элвин Грей ресторанында тәмле ашлар белән сыйланачакбыз.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк