Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей корпоративта ничә сумга чыгыш ясый?

Татар музыкаль аренасында да бәяләр бер урында гына тормый, һаман югарыга үрмәли. Озак та үтмәс, бүгенге көн феномены Элвин Грей дистә еллар сәхнә тоткан Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиян...

Татар музыкаль аренасында да бәяләр бер урында гына тормый, һаман югарыга үрмәли. Озак та үтмәс, бүгенге көн феномены Элвин Грей дистә еллар сәхнә тоткан Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салаватны да кысырыклап чыгарыр төсле.Кайбер чыганаклардан мәгълүм булганча, җырчының көндәлек «прайсы» 600 – 800 мең сум тирәсен тәшкил итә, ә яңа ел бәйрәмнәрендә 1 миллион сумга кадәр дә күтәрелергә мөмкин икән! Күптән түгел «Татнефть-Арена»ны гөрләткән җырчы егет махсус чакырылган чараларда 500 мең сумга чыгыш ясарга риза. Яңа ел бәйрәмнәре андыйларның санына керми, билгеле.

Сүз уңаеннан, биш ел элек Салаватның чыгышы 400 мең сум булган. Бу исә Радикның бәяләреннән 2,5 тапкыр кимрәк. Мондый бәйрәм чаралары оештыручылар фикеренчә, бүгенге көндә, Яңа ел алдыннан ике артистның да чыгышлары 1 миллион сумга кадәр бәяләнергә мөмкин.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк