Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грейны кабат җыр урлауда гаеплиләр

         «Элвин Грей татар җырларына яңа сулыш өрә, аларга яңа тормыш бирә». Әнә шулай дип сөенә күпчелек халык популяр җырчы Радик Юльякшинның элеккеге онытылган җырларны яңартып җырлавына.         ...

         «Элвин Грей татар җырларына яңа сулыш өрә, аларга яңа тормыш бирә». Әнә шулай дип сөенә күпчелек халык популяр җырчы Радик Юльякшинның элеккеге онытылган җырларны яңартып җырлавына.

         Бер карасаң, гап-гади күренеш. Күпчелек эстрада артистларыбыз әлеге алымны иҗатларында актив куллана. Хәтта кайберәүләр нәкъ менә шул ретро җырларны яңача җырлап, эстрадада танылу алды. Ләкин бу турыда уйлаучы юк, чөнки бүгенге көндә, ни сәбәпледер, иске хитларны җырлауны урлауга тиңлиләр!

         Радик турында сүз башлаган идек. Бу күренеш Элвин Грейның Салаватның «Уфтанма»сын җырлавыннан башланган иде, әле дә дәвам итә... Хәзер инде халык популяр артистны Айдар Галимов җырын урлауда гаепли. Ләкин тамашачылар бер әйберне оныта, әлеге җырлар күп вакыт аны беренче булып җырлаган артистныкы булмаска да мөмкин. Һәрбер җырның авторлары бар, ләкин алар күп вакыт читтә кала.

         Дөресен генә әйткәндә, анысы инде безнең эш түгел. Гади халыкка, тамашачыларга «яраткан ретро җырларыбыз кабат сәхнәгә кайта» дип сөенәсе генә бит, югыйсә. Ни кызганыч, без һаман гаеплеләрне эзләү юлында...

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк