Логотип
Хәбәрләр

Elvin Grey Айдар Галимовны үзенчә биетте

Быелгы XIX халыкара «Татар җыры» эстрада фестивале күп кенә артистларның хыялларын чынга ашырды. Җырчы Әнвәр Нургалиевның күптәнге хыялы тормышка ашты – тәүге «Алтын Барс» сыны тапшырылды. Шулай ук әл...

Быелгы XIX халыкара «Татар җыры» эстрада фестивале күп кенә артистларның хыялларын чынга ашырды. Җырчы Әнвәр Нургалиевның күптәнге хыялы тормышка ашты – тәүге «Алтын Барс» сыны тапшырылды. Шулай ук әле танылып кына килүче Мәскәү егет Хәким фестивальнең бүләгенә беренче тапкыр ия булды.

Әлеге фестивальдә инде беренче генә тапкыр чыгыш ясамаса да, популяр артист Elvin Greyның да быел күптәнге хыялы тормышка ашкан икән. Җырчы егет якташы, сәхнәдәше, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов белән дуэт башакарырга хыяллануы хакында белдерде. Радикның чыгышыннан соң озак та үтми, сәхнәдә Айдар Галимов үзе дә пәйда була! Башкортстанның ике популяр җырчысы бер сәхнәдә кушылды! Ризван Рамил Чурагулов сүзләре, Хәкимов көенә язылган «Моңнар кайтсын авылга» җыры бу кичне яңача яңгыраш алды. Чын заманча, Радикча дисәк тә ялгыш булмас. Әлеге җыр яңгыраганда залда утыручылар да йокысыннан айнып киткәндәй булды. Заманча көйгә хәтта Айдар Галимов та тик басып тора алмады, аның да Радик белән бертөрле хәрәкәтләр ясарга тырышуы сизелә иде.

 

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Автор: А.Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк