Логотип
Хәбәрләр

Elvin Grey Данир Сабировның хатынын кәефләндергән

Эстрадабызның иң популяр йолдызы Радик Юльякшин (Elvin Grey) шушы көннәрдә ике республиканың башкалаларында үзенең 30 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырды. Артистның Казанда узган концертына тормыш иптәше...

Эстрадабызның иң популяр йолдызы Радик Юльякшин (Elvin Grey) шушы көннәрдә ике республиканың башкалаларында үзенең 30 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырды.

Артистның Казанда узган концертына тормыш иптәше Миләүшә белән Данир Сабиров та барган икән. Шул уңайдан Данир үзенең хис-кичерешләре белән уртаклаша:

«Дөресен әйтим, беренче тапкыр баруым. Партерда урындыклар булмаганга шаккаттым. Тамашачы бии-бии ял итте. Көтмәгәндә мине сәхнәгә дә чакырды. Видеосын иртәгә куярмын. Бик зур рәхмәт чакыруың өчен. Хатын синең җырыңа биеп кәефләнде, ә мин – аның биюенә», – дип шаярта юморист Радикка рәхмәтен белдереп.

Сезнең арада Elvin Greyның юбилей тамашасына баручылар булдымы, дуслар? Нинди тәэсирләр алып кайттыгыз?

 

Автор: И.Шакиров

Фото: Инстаграм @danir_sabirov87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк