Логотип
Хәбәрләр

Elvin Grey төркемендә яңалык!

Белүебезчә, узган елны популяр җырчы Радик Юльякшин «Elvin Grey» исеме астында рәсми музыкаль лейблын ачып җибәрде. Лейблның төп максаты, җырчының сүзләренә караганда, - яшь талантларны барлау һәм ала...

Белүебезчә, узган елны популяр җырчы Радик Юльякшин «Elvin Grey» исеме астында рәсми музыкаль лейблын ачып җибәрде. Лейблның төп максаты, җырчының сүзләренә караганда, - яшь талантларны барлау һәм аларны зур сәхнәгә әзерләү.

Күптән түгел, Радик үзләренең яңа концертлар сезонын ачуы хакында хәбәр итте. Шул уңайдан җырчы Инстаграм тасмасында тамашачыларын иҗат төркемендәге яңа артист белән таныштырды. Комментарийларда рус җыры «Двигай телом» белән сәхнәгә аяк басучы яшь җырчы Раушны бер көнлек артист диючеләр дә, яңа талантка иҗади уңышлар теләп, үсендерүчеләр дә табылган.

Димәк, Радикның быелгы концертларында яшь җырчыны да ишетеп булачак. Elvin Grey иҗат төркеменә зур уңышлар телибез!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм  @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк