Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей турында: «Мин бит аны ипи-тоз белән каршы алган идем…»

Фирдүс Тямаевның 21 март көнне Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелде. Җырчыга башта подвалны су баскан, ут юк дип әйтәләр. Җырчы подвалга төшеп, аның коры икәнен ачыклагач, барыбер концертны куйдырмыйлар, «маршрут кәгазе» сорыйлар.

Фирдүс Тямаевның 21 март көнне Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелде. Җырчыга башта подвалны су баскан, ут юк дип әйтәләр. Җырчы подвалга төшеп, аның коры икәнен ачыклагач, барыбер концертны куйдырмыйлар, «маршрут кәгазе» сорыйлар.

Тямаев бу хакта хәбәр иткәннән соң, социаль челтәрләрдә гауганың сәбәбе татар җырчысын күрше республикага кертергә, аны андагы татар тамашачысына күрсәтергә теләмәү, җанисәпкә бәйле сәясәт дип яздылар.

Бәхәскә җырчы, Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Радик Юльякшин-Элвин Грей кушылды. Ул Тямаевны ике республика халкын бер-берсенә каршы котыртуда, «маршрут кәгазе» алмауда гаепләде. Ул шулай ук Тямаев турында «башта үзен мишәр дип йөрде, аннары татарга әйләнде» дигән кебек провокацион фикер дә язды. Бу Башкортстандагы кайбер сәясәтчеләрнең, милли активистларның еш әйтә торган фикерләре. Алар татар һәм мишәр аерым халык дигән пропаганда алып бара. Башкортстанда мишәр милли үзәкләре дә ачылды.

Фирдүс Тямаев Элвин Грейдан бу гаепләүләрне көтмәгәнен әйтте.

– Элвин Грей Казанга килгәч, ипи-тоз белән аны мин каршы алдым. Ачкычлар биреп, өйдә кундырдым, «мә, тор, проблема юк» дидем. Мин аңа кадәр биш ел сәхнәдә идем бит инде. Без аның белән «сәлам, брат» дип йөрештек, – диде Фирдүс.

Ул Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйковага ни өчен концертын өзгәннәре турында сорау белән мөрәҗәгать иткәнен әйтте. «Әгәр минем гаеп булса, бөтен кеше алдында әйтегез», – дидем. Әминә ханымнан җавап булды, тик минем сорауга төгәл түгел иде», – диде. 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пердус әле булса туктый алмый икән, калай эт кеше икән лә?