Логотип
Хәбәрләр

Elvin Greyга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелерме?

Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин татар эстрадасында зур уңыш казанды. Узган айда артист Казанның зур мәйданында юбилей концертлары белән чыг...

Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин татар эстрадасында зур уңыш казанды. Узган айда артист Казанның зур мәйданында юбилей концертлары белән чыгыш ясады. 30 яшьлек туган көне уңаеннан артист бәйрәм тамашасына Татарстан республикасы президенты Р.Н. Миңнехановны да чакырган. Президентыбыз шул уңайдан Радикны котлап, рәсми телеграмма юллаган. Телеграммада җырчыга Уфа һәм Казан шәһәрләрендә үткәрелгән юбилей концертлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерелә.

«Сезгә алга таба да иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм сүнмәс илһам чыганагы телим. Сезнең иҗади эшчәнлегегез яңача татар-башкорт эстрадасы үсешенә лаеклы өлешен кертсен», – дип язылган рәсми хатта.

Президентыбыз котлавына татар артистлары да кушыла, хат астындагы комментарийларда артистка Айгөл Бариева, Татар Малай, Данир Сабиров һ.б. котлау сүзләре юллаган. Берсе хәтта «Болай булса тиздән Татарстан республикасының атказанган артисты исемен алырга да озак калмаган», – дип язып куйган.

Шулай булсын да. Радик ул исемгә лаек!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк