Логотип
Хәбәрләр

Elvin Greyның элекке йөргән кызы: "Без аерылышканда ул елады..."

Бүгенге көндә зур популярлык казанган, меңләгән тамашачылы заллар җыючы артист Elvin Greyның шәхси тормышы күпләрне кызыксындыра. Радик Юльякшин, әйтерсең, инде популяр булып туган. Аның зур сәхнәгә а...

Бүгенге көндә зур популярлык казанган, меңләгән тамашачылы заллар җыючы артист Elvin Greyның шәхси тормышы күпләрне кызыксындыра. Радик Юльякшин, әйтерсең, инде популяр булып туган. Аның зур сәхнәгә аяк баскан вакытларын күпчелек тамашачылар хәтта хәтерләми дә. Җырчының элек очрашып йөргән кызы Алинә Галимова егетне әле «йолдыз» булмаган вакытларын хәтерли. Күптән түгел ул бу хакта Интертат хәбәрчесенә ачыктан-ачык интервью барышында сөйләгән.

– Радик популяр булгач, үзгәрдеме?

– Әлбәттә, үзгәрде. Мәсәлән, аңа: «Син йолдыз», – дисәләр, әллә ни килешеп бетми иде, ә популярлыгы арткач, моның белән килешә башлады. «Йолдызлык» чире аңа кагылды. Бу үзгәрешләрне сизү авыр булмады, чөнки мин Радикның, әле гомумән, беркем дә булмаган чагында ук белә идем. Ассызыклап әйтәсем килә: аның күзләре, карашы үзгәрде. Без танышканда, аларда нур бар иде, ә соңыннан алар буш булдылар.

Аерылышуыгыз ничек булды?

– «Безгә аерылышырга кирәктер, әйеме?» – дигән сорау барлыкка килде. Радик өчен карьера төзү беренче урынга басты. Аерылышасым килми иде, ләкин башка чарабыз калмады. Без аерылышканда, ул елады.

Тулырак: Интертат

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк