Логотип
Хәбәрләр

Эмиль белән Илсөярнең мәхәббәт тарихы

Бөтен татар кызларының йөрәген яндырып, Камал театры артисты Эмиль Талипов узган елның җәендә өйләнеп куйды. Хатыны Илсөяр акушер-гинеколог икән, Эмильне дә бер генә спектакльдә күреп, ансын да онытка...

Бөтен татар кызларының йөрәген яндырып, Камал театры артисты Эмиль Талипов узган елның җәендә өйләнеп куйды. Хатыны Илсөяр акушер-гинеколог икән, Эмильне дә бер генә спектакльдә күреп, ансын да оныткан кыз белән Эмиль ничек танышканнар соң? Берсе теартрда, икенчесе балалар тудыру йортында булган ике йөрәк ничек кавышкан соң?

Скрипкада уйнаучы Динә Закирова Эмильгә 30 яшь тулуга аны кызлар белән кавыштыра башлый. Ләкин Эмиль каршы килә, алай танышырга теләми. Булачак хатынын светофорда юл чыгарга көтеп торганда күреп ала, кызның йөзе таныш булып тоела аңа. Тукай һәйкәленә җиткәч исем искә төшә, Эмиль «Илсөяр» дип кычкыра да, башын икенче якка бора, үзен «ә Илсөяр булмаса», дигән уй борчый. Бу, әлбәттә, Илсөяр булып чыга, шушы көннән башлап алар бергә атлыйлар. Илсөярне каян танып алган соң Эмиль?! Динә фото аша егетне бу кыз белән таныштырган булып чыга. Язмыштан узмыш юк диләр бит, Эмиль никадәр генә теге вакытта бу кыз белән танышудан качса да, әйтүебезчә ул кеше аркылы танышуга каршы була, аларның юллары кисешә, аларга бер-берсен күреп танышырга насыйп булган, күрәсең. Хәзерге көндә әйбәт кенә яшәп яталар, алга таба да гомер юлыннан бергә атларга насыйп булсын!

 Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк