Логотип
Хәбәрләр

Эмиль Талиповны котлыйбыз!

27 гыйнвар – Татарстанның атказанган артисты Талипов Эмиль Мансур улының туган көне. Ихластан туган көне белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, теләкләреңне тормышка  ашырып, эшләреңнең нәтиҗәсен күреп,...

27 гыйнвар – Татарстанның атказанган артисты Талипов Эмиль Мансур улының туган көне. Ихластан туган көне белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, теләкләреңне тормышка  ашырып, эшләреңнең нәтиҗәсен күреп, шатланып яшәргә язсын! 
 
Аның турында:
Артист, режиссёр, пародист.
Казан шәһәрендә туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.
 
Рольләре:
Әбүталип Куттыбаев – «МӘҢГЕЛЕК БУРАН»
Рәшит – «КИЛӘ ЯВА, КИЛӘ ЯВА..»
МИРКӘЙ-«МИРКӘЙ БЕЛӘН АЙСЫЛУ»
Батырхан - «Җилкәнсезләр»
Аяз - «Көтәм сине...»
Роберто - «Әтрәк-әләм»
Бистә халкы - «Хуҗа Насретдин»
Зәйтин - «Минем исемем Кызыл»
Граф Оксфорд- «Ричард III»
Ильяс (Иләс Миләсов)- «Мәхәббәт FM»
Равиль- «Әрем исе»
Әсфәндияр-«Мулла»
Рафаэль - «Искән җилләр көенә»
Гаскәриләр - «Хан кызы Турандык»
Галиәкбәр улы, Зыятдин 
оныгы Хәмит -«Телсез күке»
Корбанов- «Үлеп яратты»
Гармунчы, Кашка Байтал хуҗасы-«Йөзек кашы»
Исмәгыйль- «Галиябану сылуым иркәм»
Ален - «Бабайлар чуагы»
Бишпот Хәйбулла - «Арбалы хатыннар»
Исмәгыйль - «Диләфрүз - Remake»
 
Фәйзулла - «Яшь йөрәкләр»
Ялкын - «Бәби»
Режиссер ассистенты - Бәби - Илгиз Зәйниев
Режиссер - «Зөбәйдә - адәм баласы» 
 
Шулай ук фильмнарда рольлэре бар:
Шамиль-«Дилемма»,
Наиль- «Яланаяклы кыз»,
Искэндэр- «Ерактагы якты йолдызым»
Марат- «Братья»
 
hэм Пародия остасы ул.
 
Гаиләсе: әтисе Мансур – укытучы, әнисе Әлфия заводта эшләгән. Ике игезәк апасы бар.
 
Яраткан шөгыле: тимераякта шуу, хоккей уйнау.
Мәгълүмат һәм фото алынды: https://vk.com/club_emil_talipov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк