Логотип
Хәбәрләр

Эше белән бәяләнә кеше, сүзе белән түгел...

Салават Фәтхетдинов – татар эстрадасының легендасы, татар җыр сәнгате һәм татар моңы үсешенә, телебезне саклауга зур өлеш кертүче шәхес. Ул һәрдаим үз кыйбласыннан тайпылмыйча, күп еллар дәвамында хал...

Салават Фәтхетдинов – татар эстрадасының легендасы, татар җыр сәнгате һәм татар моңы үсешенә, телебезне саклауга зур өлеш кертүче шәхес. Ул һәрдаим үз кыйбласыннан тайпылмыйча, күп еллар дәвамында халкыбызга тугры хезмәт күрсәтә. Белүебезчә, җырчы күптән түгел генә туган көнен билгеләп үтте.  Аны бу бәйрәме белән күп иҗатташ дуслары котлады. Котлауларның төрлесе бар иде. Шулар арасында истәлекле хатирәләргә үрелгәне дә байтак. 
«Бүген социаль челтәрләрдә Салават абый белән фотосы булган кешеләр аны туган көне белән котлап пост куялар, ә кемнәрдер синең аның белән фотоң юк икән, димәк син мескен дип тә язалар. Аларның фотоларын күреп минем дә котлыйсы килде, әмма бергә төшкән фото юк! Фотода мени хикмәт дим, аны бит болай да котлап була, пост язар алдыннан Салават абый белән булган бер хәтирә искә төште...
Студент чаклар...1997-98 еллар...
Камал театрының @kamalteatr кече залында репетиция бара...Ул көнне стипендия бирә торган көн иде... Курсташларым мине укытучыдан сорап стипендия алырга КГАКИ га җибәрделәр. (ул вакытта ул академия иде). 9кешегә стипендияне алдым да и чабам Камал театрына, үземнекеләрне шатландырырга.
Килеп кердем янып пешеп, репетиция бара. Мин бүлдермәс өчен 9 кешегә дигән акчаны үзебез киенеп-чишенә торган гримеркага яшереп куйдым да, (ул вакытта бер гримерка камал театрында укучы барлык студентлар өчен) бүлдермичә генә репетициягә кереп киттем. Мине күрүгә күпме елмаюлы караш тойдым. Чөнки бүген минем курсташларым барысы да тук булачак. Җавап итеп мин дә елмайдым.(елмаюымнан степендияне алганлыгымны барсы да аңлады)  Репетиция тәмам. Йөгерешеп гримеркага кердек. Ә яшереп куйган җирдә акча юк.... Бар да басып миңа карап торалар, ә акча юк. Нишләргә? Баштан мең төрле уй узды. Йөгереп аска төшеп киттем, имештер вахтадан чит кеше кермәдеме дип соравым. Узем яшьләремне тыя алмый, елыйм да елыйм. Каршыма мәрхүм Шамиль Зиннурович килеп чыкты, аңлаттым да: "борчылма, хәл итәрбез,"-ди. Ул да көенә тиз-тиз генә бүлмәсенә кереп китте мин елап торам шунда проходнойда. Шулчак театрга @salavat_fatkhutdinov_official килеп керде. Минем елаганны күреп: "Нәрсә булды? Нигә маңкаңны агызып торасың ди? "Үзем дә сизмәстән, югалып калган бала, түктем дә бирдем эчемдәге зарымны. "Күпме иде анда стипендиягез ?" -ди. Мин төгәл сумманы әйттем дә, ул миңа кесәсеннән алып, артыгы белән акча сузды. Мин карап торам акчага. "Ал инде! Бар бир барсына да! Вакытым юк!"-диде дә,кулыма учлап акчаны тоттырып,тиз генә китеп тә барды...
Стипендияне тараттым таратуын, ә ничек кайтарам дигән сорау борчый башлады. Очын очка ялгап яшәүче студентка бу баш агартырлык сорау иде...Мин кайтып барысын да әнигә сөйләдем.
Салават абыйга минем бурычны кайтару өчен әниләр тана суйды. Мин чиста күңел белән көн дә Камал театрында аны көттем. Акчам гел үзем белән йөри. Куркам. Бәлки.... Алла сакласын. Вахтага да әйтеп куйдым күренсә хәбәр итәрсез дип. Менә ул килде. Тизрәк, минем ничә көн буе саклап йөрткән акчадан арынасым килде. Ниһаять ул...Килдем дә: "Мин Сезгә бурычны китердем! "-дидем. Проходнойда аңа акча суздым.Ул тизрәк миңа акчаны кесәмә салып куюымны сорады, аннары:"Кеше көлдереп йөрмә!Кешегә сөйләмә!"-диде
Күпме ел узды моңа, сөйләдем, күптән язасы килгән иде, сүзегезне тота алмадым. Гафу үтенәм! Акчаны кире әнигә кайтарып бирдем, әнием утырып елады. Менә нинди ул чын Салават! Рәхмәтем чиксез, онытмадым, мәңге истә! Туган көнегез белән СЕЗНЕ, САЛАВАТ АБЫЙ!»- дип, яза Мәдинә. (Текст үзгәртелмичә бирелә)
Халык әйткәнчә, яхшылык эшлә дә суга сал. Ничә еллардан соң да әлеге хакыйкать калкып чыккан. Сүзе белән түгел, эше белән бәяләнә шул кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк