Логотип
Хәбәрләр

Фән олимпиадасында алтын медаль өчен бер миллион сумлык Президент премиясе бирелә

Россия Президенты Владимир Путин олимпиадаларда җиңүче укучыларны һәм аларның тренерларын бүләкләү буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүче...

Россия Президенты Владимир Путин олимпиадаларда җиңүче укучыларны һәм аларның тренерларын бүләкләү буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.

Гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә Россия Президенты премиясе 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Алтын медаль өчен 1 миллион, көмеш өчен 500 мең, бронза өчен 400 мең сум күләмендә премия билгеләнә. Тренерларның һәркайсына ‒ югарырак призлы урын алган халыкара олимпиада җиңүчесенә түләнгән премиянең тигез күләме билгеләнәчәк», диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Президенты Владимир Путин олимпиадаларда җиңүче укучыларны һәм аларның тренерларын бүләкләү буенча йөкләмәләр исемлеген раслаган.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2019 елның 1 февраленә кадәр 2018 ел һәм алдагы еллар өчен гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә Россия Федерациясе Президенты премиясен гамәлгә кую турындагы указ проектын тәкъдим итү йөкләнгән.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк