Фәнис Җиһанша: «Мин комбайнчы булырга теләдем»

Эшләгән – тапкан, авызына капкан, дип юкка гына әйтмиләр. Бүгенге көндә егетләргә генә түгел, кызларга да җитмеш һөнәр генә аз. Замана артыннан куабыз, заманага яраклашабыз. Дөнья хәлен белеп булмый дигән әйтемнән чыгып, эстрада йолдызларына, җырчыларга һәм артистларга «Бүгенге һөнәрегезне тыйсалар, ничек итеп акча эшләр идегез?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Кемдер башка илгә качачак, ә кемдер эшсез калмаячагын төгәл белә... Кадерле укучыларыбыз, ә сез нишләр идегез?
«Мин комбайнчы булырга теләдем»
Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншааның бүгенге һөнәрен тыйсалар, татар теле укытучысы булып эшләр иде. Әмма атказанган артист кечкенә чагында бер дә укытучы булырга теләмәгән.
Мин үзем кечкенә вакытта комбайнчы булырга тели идем. Минем бер өч ел тирәсе комбайнчы булып эшләгәнем дә бар, - диде Фәнис Җиһанша.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
27 июль 2022 - 14:46
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте