Фәнис Җиһаншаның уллары кайда укый?

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм журналист Сәрия Закированың балалары беләсезме кайда укыйлар? Юуук, театр училищесында түгел! Алар икәүләшеп Мәскәүне яуларга киткәннәр. Олысы Габдуллалары - монда, Казанда КХТИда укыган җиреннән РГСУга, "Идарәчелек" факультетына укырга күчкән, кечкенәләре - Газизулла Элемтә һәм информатика университетының (МТУСИ) "Информационная безопасность" факультеты студенты булган.сүз уңаеннан, егет бик башлы - берьюлы 5 уку йортыннан чакыру алган булган икән. "Кечкенәдән үк йә Питер, йә Мәскәүгә барып укыйсы килде, кичә-бүген генә кабул ителгән карар түгел", - ди әниләре Сәрия. Икәүләп тулай торакка урнашып, рәхәтләнеп укып йөриләр икән. Егетләргә уңышлар телибез без. Татар егетләре беркайда да сынатмасыннар!

 

Гөлнара Җәлилова

Фото: артистның шәхси архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
344
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы