Логотип
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин Радик Сабировның 40 яшьлек юбилеена үзенчәлекле бүләк ясаган

Татарстан матбугаты көне 19 май саналса да, быел аны 17 май көнне үткәрделәр. Чөнки 19ы ял көнгә туры килә. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, төрле кызыклы чаралар узды. Кич белән «Пирамида» залында «Бәллүр калә...

Татарстан матбугаты көне 19 май саналса да, быел аны 17 май көнне үткәрделәр. Чөнки 19ы ял көнгә туры килә. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, төрле кызыклы чаралар узды. Кич белән «Пирамида» залында «Бәллүр каләм - Хрустальное перо» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Ә иртәнге якта республика матбугат чаралары җитәкчеләре белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Бәйрәм мәшәкатьләре, матбугат өлкәсендәге проблемалар турында бер кат сөйләшкәч, Татарстан Журналистлар берлегенең экс-рәисе Римма Ратникова тагын бер датаны искә алды.

17 май көнендә, «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабировның туган көне икән. Туган көне генә түгел, ә 40 яшьлек юбилей! Шул уңайдан Фәрит Хәйруллович Радик Рәшитовичны тантаналы рәвештә котлады. Әмма аерым бүләк каралмаган булган. Татарстан спикеры бераз уңайсызланып, нәрсә бүләк итим икән дип кесәләрен капшый башлады. Һәм затлы гына каләм чыгарып бүләк итте. Төрле мөһим кануннар имзалаган әлеге ручка хәзер Радик Сабировка истәлеккә калды. «Идел» җитәкчесе «Матбугат.ру»га үз хисләрен сөйләде: «Минем бүләк сорый торган гадәтем юк. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Фәрит Хәйруллович каләме шундый җиңел, рәхәт яза. Бер истәлек булыр. Рәхмәт!».

Тулырак: matbugat.ru

Радик Сабиров соңрак, үзенең шәхси инстаграмм аккаунтында: «Дөресен әйтәм, туган көн уңаеннан моның кадәр котлау алганым юк иде. Барыгызга да ихластан зур рәхмәтләремне җиткерәм, дуслар!!! Теләкләрегез үзегезгә йөзе белән, меңе белән әйләнеп кайтсын иде», - дип язган.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Рәхмәт!!! . Дөресен әйтәм, туган көн уңаеннан моның кадәр котлау алганым юк иде. Барыгызга да ихластан зур рәхмәтләремне җиткерәм, дуслар!!! Теләкләрегез үзегезгә йөзе белән, меңе белән әйләнеп кайтсын иде. . Сюрпризларга да бик бай көн булды бүген. Иртән үк #кызларымйолдызларымминем @sabirova.ilyuza белән @galiilyu шундый җылы котлау бүләк итте. Беренче тапкыр шунда күзләргә яшь килде. Минем аларны яратуым бер дә очраклы, алар мине, мин аларны сайлавым юкка түгел икән. . Аннан әни белән әти шалтыраттылар да, елап та җибәрделәр икәүләшеп:) . Аннан Дәүсоветта Фәрит Хәйрулла улының котлап, үз ручкасын бүләк итүе көтелмәгән булды. Зур бүләкләр сорап йөри торган гадәтем юк, бәлки лаек та түгелдер, әмма бик приятно булды. . @zilya__zinnurovna оештырган котлау, ул, ваще, шок булды минем өчен. Рәхмәт, дустым!!! . Әлбәттә, көрәшчеләр дусларның йөзләгән котлавы куанычлы. Беләләр икән әле. Сүз уңаеннан, иртәгә Балтачка - көрәшкә җыенам, Алла боерса! . Бәллүр каләм... Пирамидада узган чарада Разил абый Вәлиев @valeevrazil "Пирамида кадәр Пирамидада туган көн уздырасың, Радик, молодец" дип елмайдырды. . Көтеп тә, котланмаган котлаулар да булды:) андый элеккеге дуслар, танышлар... Тормыш барысын да үз урынына куя икән:) . Рәхмәт, дуслар! Ихластан, чын йөрәктән. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Мин яратам сезне!♥ . #Аллагашөкер #Алласакласын #күздәнсакла #туганкөн #деньрождения #простолюбить #простолюбить #простожить #Мотивация #безбулдырабыз

Публикация от Радик Сабиров (@radik_sabirov)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк