Логотип
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин төрле тармакның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Казан Кремлендә оештырылган тантанада Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Бүген Татарстаның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кре...

Казан Кремлендә оештырылган тантанада Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды.

Бүген Татарстаның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Парламент башлыгы 49 татарстанлы арасында төрле тармак белгечләре ‒ производство, сәнәгать, мәдәният һәм башка өлкә әһелләре, депутатлар, Федерация Советы әгъзалары булуын билгеләп узды.

II дәрәҗә «Ватан каршындагы казанышлар өчен» орден медале нефть химиясе сәнәгате ветераннарына, «Түбән Кама нефтехим» хезмәткәрләренә тапшырылды.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Шундый ук бүләк Казан дәүләт аграр университеты профессоры Камил Хафизовка тапшырылды. 23 кешегә төрле өлкәләрдә атказанган хезмәткәр мактаулы исемнәре бирелде. 17 кеше Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

«Татарстан каршындагы казанышлар өчен» орден медаленә лаек булган өч кеше арасында Татарстаннан РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов бар. «24 ел эчендә Мәскәүдә эшләп, Татарстан турында гел «якташларым эше белән горурланам», дип әйтә ала идем. Беркемнең монда шиге юк иде», ‒ диде дәүләт эшлеклесе. Ул республикадан ярдәм тоеп эшләве җиңел булганын әйтте.

«Татарстанның атказанган укытучысы» мактаулы исеменә лаек булган Казанның Киров районы 4нче гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Садыйкова тырыш белгечләрне республика җитәкчелеге лаеклы бәяләвен белдерде. «Яшь буынны көчле рухлы, Ватаныбызга хезмәт итә торган, җәмгыятьне кулда тотардай шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышачакбыз», ‒ диде.

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларын котлап, Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе тормышка ашырылуы һәм төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар турында сөйләде. 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек баруын, Татарстанның яңа Россия составында күп кенә идеяләрне үткәрүче булганын әйтте.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Tatar-inform.ru архивы

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк